Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Корыч” җиңәргә өйрәтә: фильм презентациясе [фоторепортаж]

Сабада киноны да алкышлап карыйлар. 11 апрельдә район мәдәният йортында үткән "Корыч" тулы метражлы фильмының презентациясендә шундый хәл күзәтелде.

Экранда баручы фильм геройлары өчен борчылып, шатланып утырган халык вакыйгалар чишелешен кул чабып алкышлады. Фильм барышында шундагы авыл тормышы белән яшәделөр. Әдәбият, мәдәният, кино сәнгатенә иң зур бәяне халык, тамашачы куя. Ул көнне дә фильмда уйнаган актерларга да залдагылар аягүрә кул чапты. Фильмның продюссеры - Рифкать Фәхретдинов. Ул - Ташкентта үскән егет. Әби-бабасы Балтач районы Чепья авылыннан. Безнең газета укучыларга Иске Икшермә урта мәктәбендә балалар өчен техник лагерь оештыручы буларак билгеле.

Фильмның презентациясен югары сыйныф укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, әби-бабайлар карады. Һәр буын тамашачыны да уйландырды, елатты фильм. Димәк, уңышлы килеп чыккан. Яшьлек. Гашыйк булу. Сабантуйда бил алышудан башланган җиңү һәм җиңелү хисе. Келәмдә башланган көрәшнең тормыш мәйданына чыгуы, нәтиҗәдә акчага сатып алынган дәрәҗә түгел, акыллы, тәртипле тормыш алып барган егетнең җиңүгә ирешүе беркемне дә битараф калдырмый. Фильм яшьләрне йодрыксыз да җиңәргә өйрәтә.

- Голливудның принцибы - кино аша халыкта позитив рух тәрбияләү. Ә нигә әле безгә гаилә, туган тел, милли йолаларыбызны кино сәнгате аша да саклап калмаска! Фильмда шуны күрсәтәсе килде, - ди Рифкать.

Бу - Рифкать Фәхретдиновның бишенче киносы. Фильм прокатка тапшырылгач, кинотеатрларда күпсанлы тамашачыларга да карау мөмкинлеге туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X