Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА – КҮҢЕЛЛЕ ЯЛЛАР

Мәктәпләрдә укучыларның көзге каникуллары башланды. Бу чорга барлык гомуми белем бирү учреждениеләре эш планнарын булдырды.

Әйтик, Саба гимназиясе көзге каникулларны спорт үзәкләренә, музейларга, җитештерү объектларына экскурсияләргә һәм башка чараларга багышлый. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә очрашулар булачак. Шәмәрдән лицеенда "Көзге исемнәр", "Музейга сәяхәт" дигән сыйныфтан тыш чаралар үтәчәк, Казанга Баратынский музеена, Г.Камал һәм Качалов исемендәге театрларга бару да планлаштырыла. Сатыш урта мәктәбендә "Аналар көне"н күздә тотып, 5-6нчы классларда «Иң кадерле кеше - әни» дигән җыен үткәрәчәкләр. Барлык мәктәпләрдә дә түгәрәкләр эшчәнлеге җанланачак, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмаячак.

Көзге каникулда Балалар иҗат үзәге дә махсус план нигезендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев