Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ләлә Заһидуллина, Байлар Сабасы: «Югары сыйныфларда үз юлыңны дөрес билгеләү, имтиханнарга ничек ныграк шулай иртәрәк әзерләнү ышаныч өсти, максатка ирешүгә юл ача»

СОРАШТЫРУ: «НИЧЕК ЯШИСЕҢ, СТУДЕНТ?»

– Казан дәүләт медицина универ­си­тетының медицина-профилактика факуль­тетының 4 курсында укыйм. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзем теләгән уку йортына керү  насыйп булды. Төркемебез  бердәм, аралашучан булгангадырмы, миңа ияләнү җиңел бирелде. Шулай да, булачак табиблар әзерләүче  уку йортында белем алу бик нык тырышлык, үҗәтлек һәм йокысыз төннәр таләп итә. 

Уку белән беррәттән, төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Мин дә “Студентлар куркынычсызлыгы хезмәте” оешмасында шөгыльләндем. Һәм үзебезнең төркем белән Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Патриот” хәрби-медицина ярышында  КДМУ данын яклап кайттык. Монда миңа Саба гимназиясендә алган хәрби-патриотик әзерлек бик нык ярдәм итте.

Дөрес бүлә белсәң, буш вакытлар да кала. Иптәш кызлар белән спектакльләрдә дә, башкалабызның матур урыннарында да булырга өлгердек.

Югары сыйныфларда үз юлыңны дөрес билгеләү, имтиханнарга ничек ныграк шулай иртәрәк әзерләнү  ышаныч өсти, максатка ирешүгә юл ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев