Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхоз картлар йортында Яңа Ел кичәсе

28-нче декабрь көнне, Лесхоз картлар йортында интернатта яшәүче әби-бабайлар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде.

Бәйрәм кичәсе 13 сәгаттә башланып китте. Кичәне интернат директоры Нургалеев И.Х. ачып җибәрде.

Бәйрәм кичәсенә әби-бабайлар бик нык әзерләнеп килгән иделәр. Интернатта яшәүче Гаделзянова Мөнирә апа, Шарипова Зәйтүнә апа, Хамидуллина Шәмсия апалар үзләренең моңлы тавышлары белән башкарган җырларын бүләк иттеләр. Башкалар җыр -бию аралаш оештырылган уеннарда бик актив катнаштылар. Интернат хезмәткәрләре дә Яңа ел кичәсенә махсус театралләштерелгән концерт прогаммасы әзерләгән иде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәп, тамашачыларның күңелләрен күтәреп җибәрде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Соңыннан Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лесхоз картлар йорты

2
X