Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәгънәле гомер юлы

Узган гасырның илленче еллары. Чүриле район комитетыннан: "Юк, мин анда эшләмим. Минем укытучы буласым килә", - дип елап чыгып киткән Тәскирә җәяүләп Мөндеш станциясенә якынлашып килә.

Үзе елый, үзе йөгерә, тизрәк Шәмәрдәненә кайтып җитәсе килә аның. Әмма партия кая куша, кеше шунда эшләргә тиеш заманнар шул. Әлбәттә, сүз булдыра алачагына җитәкчеләр ышанган кешеләр турында бара. Тәскирә үзен әнә шул яктан яшьтән күрсәтә. Укытучы булу турында онытырга туры килә: кызны Чүриле райкомолының II секретаре итеп тәгаенлиләр. Чүриле районы бетерелгәч, Сабага күчерәләр. Тәскирә Вәли кызының оештыра белү сәләте бик аз җитәкчеләргә бирелгән сыйфат - шәхси мәнфәгатьләрен икенче планга калдыра алуы белән белән бергә үрелә. Моны раслаган бер генә мисал. Район комсомол комитетының беренче секретаре итеп билгеләнгәч, яшьләр лидерына ике фатирлы өр-яңа агач йортның бер ягын биләргә ордер бирәләр. Ә ул ордерны тота да, торакка үзенә караганда мохтаҗрак икенче кешегә юллый. Моның өчен райбашкарма комитеты рәисе Илья Васильевтан нык эләгә, билгеле. Яшь кыз: "Мин кияүдә түгел, тулай торакта да тора алам",- дип аклана. Киеренке вәзгыятьтә кызга беренче секретарь Габбас Гыйматдинов ярдәмгә килә. "Сеңелкәш дөрес эшләгән. Безгә дә сабак булыр. Аңа фатирны башка йорттан эзләргә кирәк",- дип мәсьәләгә нокта куя.

1961 елда Габбас Кыям улы Тәскирә Ситдикованы райбашкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасына күчерү мәсьәләсен дә хәл итә. Башта И.Васильев: "Бик усал бит, алмыйм, килешенеп эшли алуым икеле",- дип каршы килә. Әмма шул вакыттан алып 1989 елның декабренә кадәр шушы җитәкче урында эшләү Тәскирә ханымның язмышына алдан язылган булган, күрәсең. Ике елдан аңа бик җаваплы хезмәт - район план комиссиясе рәисе дилбегәсен дә тоттыралар. Барлык төзелешләр, җитештерү-сату, хезмәт күрсә­тү­ләр, социаль үсеш бишьеллык план нигезендә хәл ителгән чор. Райпланның эше тавык чүпләп бетермәслек була. Тәскирә Вәли кызына еш кына башкалар булдыра алмаган, комиссия вәкаләтеннән тыш эшләрне дә йөклиләр, ул министрлыклардан кайтып керми, банкларда төнгә кала, "Госплан"да, "Главснаб"та үз кешегә әйләнә. Кыскасы, район өчен йөреп күп чәч агартырга, нерв бетерергә туры килә аңа. Җитмешенче-сиксәненче еллларда төзелеш планына кертелүендә комиссия рәи­се­нең дә өлеше зур булган күпләгән социаль-көнкүреш объектлары хәзер дә район халкына хезмәт итә. Әйтик, ве­те­­ринария станциясе бина­сы бик тузган була, яңасын төзүне 11 ел планга кертә алмыйлар.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Фото гаилә архивыннан алынды. 2008 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев