Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПРИЗЛЫ УРЫННАР АЛДЫЛАР

Инвалид спортчыларның 10 кеше составындагы җыелма командасы җиңел атлетика буенча үткәрелгән республика чемпионатында катнашты.

Безнең спортчылар - Саба шәһәр җирлеге вәкилләре Алмаз Ишморатов һәм Талыйп Галиев - 1500 метрга йөгерүдә, Фәния Шәмсетдинова 800 метрлы дистанциядә призлы урыннар алдылар, чемпионатның көмеш һәм бронза медальләренә лаек булдылар.

Лесхоздан Галинур Фәйзеров озынлыкка сикерүдә һәм 2000 метрлы дистанциядә, Сабадан Азат Әхмәтов, Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов ядрә этәрүдә, Лесхоз картлар-инвалидлар йортыннан ярышларда беренче тапкыр катнашучы Илдус Мәхмүтов коляскада 1500 метрлы дистанциядә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Р.Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев