Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПРОГРАММА УҢАЙ НӘТИҖӘЛӘР БИРӘ

Татарстанда 4 миллиард 354 миллион сумга башкарылган капиталь төзекләндерү эше 866 йортта тәмамланган,

бу еллык лимитның 99,66 процентын тәшкил итә. Шундый мәгълүматлар 13 октябрьдә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән Республика киңәшмәсендә әйтелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йортларны төзекләндерү буенча тормышка ашырыла торган программаның уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләде. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин 2-контурлы котелларны урнаштыруга бәйле мәсьәләне күтәрде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин кайбер күпфатирлы йортларга кадастр паспортларының дөрес ясалмавын, ә бу федераль законның таләбе булуын белдерде. Нәтиҗәдә бу муниципалитетлар киләсе ел программасына эләкмәскә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев