Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рамазан гаетендә

Изге Рамазан ае төгәлләнүен белдерүче гает бәйрәме көнне Саба җәмигъ мәчетенә таң беленә башлаганчы ук кеше агыла башлады.Һәркемнең йөзендә шатлык хисләре балкый, дин кардәшләр бер-берсен бәйрәм белән тәбрикли, изге теләкләре белән уртаклаша. Һәркем дә бу айда ризыктан гына түгел, төрле бозыклыклардан, яраман эшләрдән, кеше рәнҗетүдән тыелып, үзенә тагын унбер айга...

Изге Рамазан ае төгәлләнүен белдерүче гает бәйрәме көнне Саба җәмигъ мәчетенә таң беленә башлаганчы ук кеше агыла башлады.Һәркемнең йөзендә шатлык хисләре балкый, дин кардәшләр бер-берсен бәйрәм белән тәбрикли, изге теләкләре белән уртаклаша. Һәркем дә бу айда ризыктан гына түгел, төрле бозыклыклардан, яраман эшләрдән, кеше рәнҗетүдән тыелып, үзенә тагын унбер айга җитәрлек дәрес алды. Ул гына да түгел, мохтаҗларның, авыруларның, тол хатыннарның хәлен белеп тә гамәл дәфтәрләренә саваплы эшләр туплады. Районыбыз мөселманнары арасында да авыр хәлгә дучар булучы кешеләргә сәдака акчалары җыеп тапшыручылар булды, кемдер үз нигезендә ураза тотучылар өчен Ифтар мәҗлесләре оештырды. Гает бәйрәмендә мәчет мәэзине Рөстәм хәзрәт Зиннуров укыган вәгазьдә дә динебез, мөселманның асыл сыйфатлары һәм Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләнелде. Гает намазы Илдар хаҗи Яхъя имамлыгында укылды, шулай ук Коръән сүрәләре укып, әрвахлар рухына дога кылынды. Намаз төгәлләнгәч, һәркем үз гаиләсе янына бәйрәм чәенә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан

2
X