Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда Аналар көненә багышланган чаралар дәвам итә

Районыбызда Аналар көненә багышланган чаралар дәвам итә. Шундый күркәм чараларның берсе - 25 ноябрь көнне Шә­мәр­дән тернәкләндерү бүлегендә ял итүче 24 мөхтәрәм ана хөрмәтенә узды.

Районыбызның төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куйган, итәк тутырып балалар үстергән әниләрне иң элек башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев котлады. "Сезнең яшьлек замананың иң авыр чорларына туры килгән, моннан соңгы гомерегез тыныч булсын, балалар хәсрәте күрмичә озак яшәгез", - дип, истәлек бүләкләре тапшырды. "Ялларыгыз әйбәт үтәме? - дигән сорауга әниләр бертавыштан: "Бик яхшы, рәхмәттән башка сүз юк", - дип җа­вап бирделәр. Шулай ук бәйрәмдә район социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин катнашып, өлкәннәрнең фикер-тәкъдимнәре белән кызыксындылар. Өтернәс авылыннан биш кыз үстереп, бүгенге көндә дүртесе гаиләле булган Нурия Әскәрова игелек­ле балаларының рәхим-шәфкатен күреп яшәү һәм бирегә икенче ел килә алу сөенечен дә уртак­лашты. Әлбәттә, балалар хакында сүз кузгалса, әниләрнең сөйләр сүзләре ташып кына тора. Мәрхәмәтле балаларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәүче Фидая Мирзина (Эзмә) белән Суфия Бакирова да (Саба) биредә ял итүне Ана­лар көненә менә дигән бүләк булуын әйттеләр. Бәйрәм чарасын районыбызның горурлыгы "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле чыгышы ямьләде. Минемчә, мондый җылы очрашу өлкәннәрнең күңел сандыгында озак сакланыр әле.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X