Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район эчендә иминлекне барлау максатыннан коралланган өч экипаж йөри

Соңгы вакытта Татарстанның кайбер районнарында экстремизм һәм террорчылык белән бәйле җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Моңа ачык мисал булып 17 ноябрьдә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында ике чиркәүгә ут төртү, 28, 29 ноябрь төнендә Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында урнашкан храмнарны яндыру вакыйгалары тора. Шулай ук Түбән Каманың "Нефтехим" ширкәтенә шартлаткыч матдәләр ташлау...

Соңгы вакытта Татарстанның кайбер районнарында экстремизм һәм террорчылык белән бәйле җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Моңа ачык мисал булып 17 ноябрьдә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында ике чиркәүгә ут төртү, 28, 29 ноябрь төнендә Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында урнашкан храмнарны яндыру вакыйгалары тора. Шулай ук Түбән Каманың "Нефтехим" ширкәтенә шартлаткыч матдәләр ташлау фактлары булды.

Бу хәлләр республика халкын сагаерга мәҗбүр итте. Без куркыныч вакыйгаларны кайдадыр еракта, бездән читтә күзәтелә дип фикер йөртергә гадәтләнгәнбез. Ә чынлыкта исә алай түгел, алда саналган вакыйгалар һәркемнән дә уяулыкны, игътибарлылыкны, саклыкны таләп итә. Шушы күңелсез күренешләр сәбәпле, районыбыздагы террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләсе белән кызыксынып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге полиция начальнигы Илшат Зариповка мөрәҗәгать иттек.

- Илшат Сәгыйтович! Респуб­ликакүләм күзәтелгән әлеге җит­ди күренешләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Иң куркынычы - террорчылыкның географиясе киңәя бара. Алар безнең районда да булмас дип беркем дә әйтә алмый. Бу уңайдан полиция тарафыннан нинди профилактика чаралары күрелә?

- Районыбызда террорчылык һәм экстремизм очракларына каршы көрәш чаралары һәрдаим алып барыла, әлеге юнәлештә хокук саклау органнарының эшчәнлеген камилләштерү төп максат булып тора. Әлеге мәсьәләгә район хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелә. Республика күләмендә игълан ителгән гадәттән тыш хәлләр сәбәпле, 18 ноябрьдән районыбызның полициясе көчәйтелгән режимга күчте. Район үзәгенә төрле юнәлештән керүче юлларга махсус коралланган постлар булдырылды, һәр автомобильне ныклап тикшерү бурычы куелды.

Аеруча кеше күп йөри торган Универмаг, сәүдә үзәге, көнкүреш хезмәт күрсәтү йорты җаваплы затларына биналарга видеокамералар урнаштыру, махсус җайланма - металлодетектор ярдәмендә тикшереп кертү мәсьәләсе күтәрелде. Шулай ук мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы хезмәткәрләр белән махсус инструктажлар үткәрелеп, таныш түгел затларны бина эченә үткәрмәү, кирәк кешене ишек янына чакырып китерү - профилактика чараларының бер ысулы. Халыкның иминлеген саклау буенча авыл җирлекләре белән дә ныклы элемтә булдырылган. Еш кына районыбыз мәчетләренә республиканың төрле почмакларыннан дини гамәл булган дәгъвәт (дингә өндәү) белән киләләр. Без әлеге күренешне дә күз уңында тотабыз. Иң элек әлеге кешеләрнең нинди максат белән йөрүләре тикшерелә, безнең структуралар тарафыннан эзләнмиләрме - шул ачыклана, бармак эзләре алына. Шулай ук урманчылар белән ныклы бәйләнеш булдырылган. Урман массивлыгында шикле кешеләр күренмиме, кичекмәстән хәбәр ителә.

Һәр өлкәдәге иминлекне барлау максатыннан район эчендә коралланган өч экипаж йөри.

- Кайвакыт тиешсез урында калдырылган шикле әйберләр (пакет, сумка) халыкта шом тудыра. Мондый очракларда нәрсә эшләргә?

- Әйе, халык күп йөри торган урыннарда мондый очраклар күзәтелгәли. Безгә шикле әйбер табылу турында хәбәр килеп, тиз арада ачыклау фактлары булды. Чынлыкта онытылган пакет кына булса да, халыкның уяулыгы куандыра. Шикле әйбергә тап булган очракта, аңа бөтенләй кагылмаска кирәк. Иң элек әлеге әйбердән ераккарак китеп, 02, 112 номерларын җыеп хокук саклау органнарына һәм коткару хезмәте телефонына хәбәр итү шарт. Чөнки шартлаткыч матдәләрнең күбесе кәрәзле телефон белән дистанцияле идарә итүгә корылган, бу исә шартлау куркынычын тудыра. Шуңа да һәр җирдә халыктан уяулык, саклык, игътибарлылык сорала.

Террорчылык һәм экстремизм чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы. Соңгы вакытта булган куркыныч вакыйгалар һәркемгә әлеге проб­лемадан читтә калмаслыкка тиешлекне искәртә.

Әңгәмәдәш - Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X