Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен дорфа бозучылар теркәлгән сайт булдырырга тәкъдим итте

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Президенты юл йөрү кагыйдәләрен дорфа һәм системалы бозучылар, алкогольдән, наркотиктан исерек килеш рульга утырып чыкканнар теркәлгән сайт булдырырга тәкъдим итте.

"Закон рөхсәт итсә, машина номерларын да, хуҗаларын да күрсәтергә, гомумән, җәмәгатьчелек белеп торсын. Массакүләм мәгълүмат чаралары да аларга карата кискен мөнәсәбәттә булырга, аларны, исереп машина йөртү таныклыгын алдыргач акча төртеп документын кайтарырга йөргәннәрне күрсәтергә тиеш: ул кешеләр башкалар өчен куркыныч яный лабаса. Аларның бернинди хокукы да булмаска тиеш: акчасы бар икән, әнә үзенә йөртүче ялласын, андыйларның рульда утырырга хакы юк! Алар белән тагын ничек көрәшеп була? Җәмәгатьчелектә аларга карата тискәре караш уянырга тиеш. Шулай ук автомәктәпләрне җитди карап чыгарга",- дип таләп итте республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X