Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Саба дулкыннары” 25нче июль көнне 15 яшьлек туган көнен үткәрә

Төрле елларда һәр йортка кереп - үзенең тавышын ишеттерүче "Саба дулкыннары" 25нче июль көнне 15 яшьлек туган көнен үткәрә! Ә телерадиокомпания үткәргән бәйрәмнәр һәркемгә дә яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге вәгъдә итә.

Район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталары, шашлык, чәй өстәлләре, балаларга уйнау мәйданчыклары бу кичтә сезнең өчен.

Шоу-тамашаны "Саба дулкыннары" ТРКсе журналистлары алып бара. Туган көнебезгә күп кунаклар да чакырдык. Күрше районнардан коллегалар, Башкортстан Республикасы җырчылары һәм иң якын дусларыбыз Казан артистлары сәхнәдә ут уйнатачак.

Шоу-тамаша үзәк мәйданда кич 19 сәгатьтә башлана. 22 сәгатьтә яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы була.

Сезне барыгызны да грандиоз шоу-тамашада көтеп калабыз. Кызык та, күңелле дә булачак. Килегез көтәбез. Бәйрәмнәрне бергә үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев