Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Салымнар түләр вакыт

Бу көннәрдә гражданнарга узган 2021 ел өчен милек салымнарын түләү кәгазьләре килә башлады. Шул уңайдан газета укучыларыбыз безгә үзләрен борчыган сорауларын юлладылар. Әлеге сораулар белән без Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Фаиз улы Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Фаил Фаизович, иң элек әлеге җыйналган салымнарның нинди максатта, нинди өлкәләрдә кулланылуын аңлатып китсәгез иде.

– Әйтеп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан түләнгән җир һәм милек салымнары җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы булып тора. Гражданнар әлеге төр салымнарны үз вакытында һәм тулы күләмдә түләп, җаваплылыкларын үтәп, аерым алганда, үз җирлекләре, ә тулаем алганда ил-дәүләт үсешенә шәхси өлешләрен кертәләр.

– Физик затлар быел нинди төр салымнарны түләргә тиеш һәм кайларда, ничек түләп була?

– 1 декабрьгә кадәр гражданнар узган 2021 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә тиешле. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып яки “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә, банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түли ала.

– Кемнәргә, нинди төр салымнарга, нинди ташламалар каралган?

– Салым түләү буенча ташламаларга ия булучылар категорияләре Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнә. Шулай ук әлеге кодекс нигезендә муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары белән аерым категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен, салым ташламалары билгеләнә. Төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр объектка (1өй, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын исәпләгәндә пенсионерлар 6 сутый җир өчен генә ташламадан азат ителәләр. Әгәр ташламага ия булучы  пенсионерның җире 6 сутыйдан артык икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен салым түләргә туры киләчәк.

– Башка елларда салым инспек­циясеннән килә торган хатлар белән проблемалар, аңлашылмаучылыклар була иде. Хат килмәгән очракта нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Салым түләү турында кәгазь берничә очракта почта аша  килмәскә мөмкин. Әйтеп узылганча салым түләүченең шәхси кабинеты булган очракта, шулай ук салым түләүдә ташламалар бирелеп, салым исәпләнмәгәндә һәм  салым күләме 100 сумнан ким булганда. Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәжәгать итәргә кирәк.

– Вакытында түләмәгән кешеләргә нинди чаралар күрелә?

Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе (требование) җибәрелә. Түләү кәгазендә күрсәтелгән вакытта салымнар түләнмәгән очракта, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым Кодексының 48 нче маддәсе нигезендэ мәгълүмат судка җибәрелә. Суд карары нигезендә салым түләгәндә өстәмә түләүләр дә (госпошлина) түлисе була. Димәк, салымнарны үзвакытында түләсәк артык чыгымнар булмаячак.

– 1 декабрьгә ерак калмады. Моңа кадәр салымнар җыйнау буенча Саба районы алдынгылар сафында булды. Быел шушы чорга күрсәткечләр нинди?

– Саба районы буенча барлыгы  54 млн. 252 мең сумлык милек, җир һәм транспорт салымы җыелырга тиеш. Бүгенге көндә әлеге күрсәткечнең  үтәлеше  17% тәшкил итә.

– Нинди сораулар белән халык еш мөрәҗәгать итә?

–Транспорт салымы буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кагыйдә буларак, транспорт салымы дәүләт теркәве узган транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнә. Дәүләт теркәве турындагы мәгълүмат салым органнарына ГИБДД дан электрон рәвештә килә. Салым кәгазьләрендә төгәлсезлекләр булган очракта инспекциягә килеп яки шәхси кабинет аша электрон рәвештә төгәлсезлекләр турында хәбәр итәргә һәм салым суммасын кабат исәпләргә кирәк. Мин машинаны саттым, ни өчен салым түлисе, дип мөрәжәгать итүчеләр бар. Бу очракта әйтеп үтәсе килә, килешү нигезендә генә транспортларын сатучылар бар, ГИБДД органыннан исәптән төшерелмәгән очракта бу транспортның салымы элекке хужасына исәпләнә. Транспорт чараларын саткач, исәптән төшерергә онытмаска кирәк.

Аерым физик затларның салым түләү кәгазьләрендә җир, транспорт, милек салымнарыннан тыш, салым агенты тарафыннан тотылып калынмаган  керемгә салымны да түләргә туры киләчәк. Бу салым күп очракта кредит процентлары үзгәрүдән отыш яки материаль табыш алучылар. Әлеге салымны түләү вакыты шулай ук 1 декабрь.

Күп очракта салым түләүчеләр теркәлү урыны буенча яшәмиләр. Бу очракта иң уңайлы юл салым түләүченең шәхси кабинеты аша эшләү, анда мәгълүматлар дә күрсәтелгән, шулай ук салым органнарына булган үзгәрешләрне, гаризаларны кабинет аша житкереп була. Кабинетта эшләү өчен салым органнарыннан логин һәм пароль күрсәтелгән теркәлү картасы алырга гына кирәк. Федераль дәүләт хезмәте порталында эшләүчеләр гомумән, портал аша гына  шәхси салым кабинетларында эшли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев