Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сез иң галим кеше икәнсез»...

Яңа уку елында җиң сызганып белем һәм тәрбия бирү эшенә керешкән мөгаллимнәребез 3 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган тантанага җыйналды.

Шунысы куанычлы, районыбызда мәгариф эше – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Укытучыларның яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә куйган тырыш хезмәтләре лаеклы бәяләнеп, бу әлеге һөнәрнең абруен тагын да арттыра. Тантанада районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов та мәгариф хезмәткәрләре алдына куелган җаваплылыкны билгеләп үтте.

«Бу тормышта без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә – укытучылар. Бала өчен туганнан башлап өлкәнәйгәнче әти-әни гомерлек укытучы булып кала. Ә иң авыры, җаваплысы – әлбәттә, укучыларга белем һәм тәрбия бирү. Бу балалар бакчасыннан ук башлана һәм гомер буе дәвам итә. Сезнең укучыларга биргән тирән белемегез һәм һөнәри әзерлегегез нигезендә унышларыбыз арта бара. Монда сезнең зур хезмәтегез салынган. Аңа бер көндә генә ирешеп тә, сатып алып та булмый. Сезнең күңел биреп эшләгәнегез уңышларыбызда ачык чагыла. Тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт", – диде Рәис Миңнеханов тәбрикләү чыгышында. Елдагыча, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булган укытучыларыбыз сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына биш укытучы – Альфира Хаҗиева (Юлбат мәктәбе), Гөлнур Гыймадиева, Делюс Вәлиуллин (Шәмәрдән лицее), Азат Галиев (Эзмә мәктәбе), Лилия Шакирова (Саба гимназиясе) лаек булды. "Юлбат мәктәбендә 21 ел химия һәм биология укытам. Шулай ук сәләтле балалар мәктәбендә дә эшлим. Иң зур күрсәткечләрем әлеге мәктәпкә туры килә. Узган уку елында укучыларым республикада 12 призлы урын яулауга иреште. "Путь к олимпу" республикакүләм олимпиадада бер җиңүче, ике призер, бер укучым бөтенроссия этабына чыкты. Юлбат мәктәбендә дә сәләтле балалар бик күп. Фәнне яраталар. Анда биология, экология фәннәреннән узган олимпиадаларда уңышларыбыз зур. БДИдан 100 балл җыйган укучыларым да бар. Хезмәтебезне күреп, бәяләүләре тагын да көч-дәрт, яңа омтылышлар өсти", – ди Альфира Хаҗиева.

Тантанада яшь педагогларга­ ярдәм иткән мөгаллимнәр дә читтә калмады, җиде укытучы шәхси хезмәтләре өчен "Мактаулы остаз" билгесен, шулай ук үз хезмәтенең осталары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатларын кабул итеп алдылар. "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен"­ күкрәк билгесе җиде укытучыга тапшырылып, әлеге мәртәбәле бүләккә Олы Кибәче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы Сиринә Сафина да лаек булды. "Мин әлеге мәктәптә 25 ел хезмәт куям. Эшемне, балаларны бик яратам. Ел саен укучыларым география фәненнән БДИ, ТДИ (төп дәүләт ихтиханы) сайлыйлар. Имтихан нәтиҗәләребез республиканыкыннан югарырак була. Укучыларым белән бик горурланам. Татар теле, әдәбияты фәненнән республика күләмендә, халыкара олимпиадада урыннарыбыз бар. Бүген зур бүләккә лаек булуымны шул хезмәтләремнең нәтиҗәседер дип уйлыйм. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, тагын да тырышып эшләп, зур уңышлар яуларга язсын", –ди тәҗрибәле укытучы.

Көннәрне төнгә ялгап, үз уку­чыларында фәнгә тирән мәхәббәт, тырышлык кебек сыйфатларны сеңдерә алган мөгаллим-тәрбиячеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров та тәбрикләде.

"Бу көннәрдә мәгариф өлкәсенә караган күп һөнәри бәйрәмнәр билгеле: 27 сентябрь– Тәрбиячеләр, 2 октябрь - Һөнәри белем бирүчеләр, 5 октябрь– Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызның мәгариф системасы 1500дән артык кешене берләштерә. Барыгыз да хезмәтегезне тиешле дәрәҗәдә башкарасыз. Шуңа уңышларыбыз да сөенечле. Районыбыз белем бирү, тәрбия, спорт, иҗат өлкәсендә алдынгы урыннарда бара. Укытучы – бик авыр вазифа. Әлеге өлкәдә үз хезмәтен чын күңелдән яраткан кеше генә эшли ала. Авыр хезмәтегездә җиңеллек һәм сабырлык телим", – диде үз чыгышында Илфат Фоат улы һәм 20 укытучы һәм тәрбиячегә район мәгариф идарәсенең Мактау Грамоталары тапшырды.

Бәйрәмдә мәктәп һәм балалар бакчалары тәҗрибә участокларының эшчәнлегенә дә нәтиҗәләр ясалып, "Иң яхшы уңыш алган оешма" номинациясендә мәктәпләр арасында Икшермә кадет-интернат мәктәбе, балалар бакчаларыннан "Бәләкәч" балалар бакчасы яулады. "Укыту-тәрбия процессын оештыруда иң файдалы бакча" номинациясе җиңүчесе булып Югары Симет урта мәктәбе һәм "Кыңгырау" балалар бакчасы танылды.

Тантаналы өлештән соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының "Өйләнәм. Tat" (авторы – Илгиз Зәйниев) спектакле тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X