Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сүндерүгә караганда булдырмавы жиңелрәк

Агымдагы елда районда 18 янгын булды, шуның күпчелеге шәхси секторда килеп чыкты. Сәбәпләре - электр приборлары һәм җиһазлары белән эш итү кагыйдәләрен бозу, ягу мичләрендәге төзексезлекләр, ут белән саксыз эш итү.

Янгын фаҗигаләргә китерде: Чәбия-Чүрчидә һәм Байлар Сабасындагы фатирда булган янгыннарда пешүдән 2 кешенең гомере өзелде.
Шәхси хуҗалыкларда ут-күз очракларын кисәтү максатында янгын күзәтчелегенең районара бүлеге янгынга каршы хезмәт инспекторлары һәм "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә рай­он территориясендә профилактика чаралары үткәрелә башлады. Төп игътибар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар, күп балалы гаиләләр яшәгән йортларга бирелә. Профилактика чарасы барышында көн­күреш техникасы, электр приборлары белән эш итү буенча инструктажлар үткәрелә, әйберләргә ут кабу очраклары булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатыла, белешмәлекләр бирелә, ягу мичләре төзеклеге тикшерелә. Чираттагы чаралар 20-21 июль көннәрендә Олы Шыңар, Тимершык, Шекше, Явлаш­тау, Иштуган, Эзмә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Янгынарны булдырмау максатында профилатика эше дәвам итә.

Айнур Галимуллин,
Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев