Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“СӘЙЛӘН” ДӨНЬЯ ӘЙЛӘНӘ

Халкыбызның күркәм гадәт-йолаларын, җырлы-биюле уеннарын, әби-бабаларыбызның мәдәни мирасын, күңел җәүһәрләрен киләчәк буынга җиткерүдә

районыбызның мәдәният бүлеге хезмәтчәннәре рес­публика, Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә катнашып зур уңышларга ирешәләр. Район мәдәният йорты каршындагы "Сәйлән" фольклор коллективы (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) республика күләмендәге "Йола", "Иске Казан" түгәрәк уен, Ульяновск өлкәсендә узган төбәкара, Пермьдә Бөтенроссия "Түгәрәк уен", республика "Ватан" конкурсларында I дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булуы шул хакта сөйли.

Октябрь аенда районыбыз үзешчән сәнгать коллективы Казанда узган "Этномириада" Бөтенроссия халыкара традицион сәнгать конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Мәскәү, Волгоград, Башкортстан, Чувашия, Мари һәм Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән килгән көндәшләребез арасында районыбыз данын яклый алуыбыз белән горурланып кайттык. Сабалыларның этномириададагы "Яшь киленгә чишмә юлы күрсәтү йоласы" чыгышы 22 октябрь көнне "Яңа гасыр" каналы аша "Аулак өй" телевизион тапшыруы аша да күрсәтелде.

М.Кәримов,

мәдәни-агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X