Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТАГЫН БЕР ҖИҢҮ

20 октябрь көнне мәркәзебез Казанда "Этномириада" дигән исем астында узган Бөтенроссия халыкара фольклор фестиваль-конкурсыннан районыбызның бертөркем сәнгать осталары зур уңыш белән кайттылар.

Район мәдәният йортының "Сәйлән" фольк­лор коллективы (җитәкчесе Э.Нурисламова) "Кияү мунчасы" йоласын күрсәтеп I дәрәҗә, Кече Шыңар мәдәният йортының "Каз канаты" балалар фольк­лор коллективы (җитәкчесе Ә. Билалова) "Йомырка җыю" йоласы күренеше белән II дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булдылар. Илебезнең барлык төбәкләреннән килгән конкурсантлар арасында шундый җиңүгә ирешүләре райондашларыбыз өчен зур дәрәҗә.Шыңарлылар бу көннәрдә кабат зур иҗади планнар белән яшиләр. 4 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында халык бию ансамбленең "Күңелләрнең сөенеп очар чагы" дигән 45 еллык юбилей концерты узачак. Анда ярты гасырга якын тарихы булган бию ансамбленең төрле еллардагы катнашучылары килер, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев