Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда мобилизацияләнүчеләргә һәм контракт буенча хезмәт итүчеләргә аренда түләве кичектерелә

Татарстанда өлешчә мобилизациягә эләккән, шулай ук үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән ир-егетләргә республика мөлкәтенә, шул исәптән җир кишәрлекләренә аренда түләве кичектерелә. Бу җәһәттән тиешле боерык республика Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Аренда түләве мобилизация вакытына һәм шуннан соң 90 көнгә кичектерелә, кирәк булган очракта, тагын да озайтыла. Хәрби хезмәткәрләр, штраф түләмичә генә, аренда килешүен өзәргә дә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: хәзер Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен билгеләнгән ярдәм чараларыннан үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең, махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте төбәк идарәләре хезмәткәрләренең туганнары да файдалана ала. Бу хакта карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев