Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тукай рухы – Сабада

Гасыр әдипләрен барлаганда Исемлектә Тукай - беренче!

Җыры белән безне рухландырып,

Яшәргә көч, илһам бирүче.

26 апрель көнне Сабаның Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханәсе каршындагы үзәк мәйданда татар халкының даһи шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган Туган тел һәм шигырь бәйрәме шундый шигъри юллар белән "Тәфтиләү" көенә ачылып китте. Мәдәния йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәмдә Саба гимназиясе, кадет мәктәбе, Олы Нырты, Юлбат, Сатыш, Явлаштау, Шытсу, Тимершык авыллары мәктәпләреннән Тукай иҗатын яратучы һәм район бәйгеләрендә җиңгән укучылар, Саба сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм Сабадагы "Әллүки". "Шатлык" бакчаларының сабыйлар катнашты.

Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлсем Батырханова иң элек бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләде һәм районда шигырь сөйләү буенча зона бәйгеләре үткәрелүен, аларда җиңүчеләрнең бүгенге шигырь бәйрәменә чакырылулары турында әйтте. Ул шулай ук район китапханәләренә 500 мең сумлык татар китаплары сатып алынуы турында хәбәр итте һәм шушы ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Балаларга мөрәҗәгать итеп, Тукайны яратыгыз, китапларын укыгыз, диде.

Шигырь бәйрәме Г.Тукайның канатлы сүзләре булып тормышыбызга кергән "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип аталган махсус сценарий буенча дәвам итте. Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбенең Тәнвирә Гыймадиева җитәкчелегендәге "Яшьлек" бию коллективы башкаруындагы башкорт халык биюе кебек күмәк чыгышлар балаларның ялгыз шигырь сөйләүләре, җырлары белән аралашып барды.

Тантананы алып баручы Миңнислам Кәримов һәм Илсөяр Шакирҗанова балалар чыгышлары арасында Габдулла Тукай тормышының аеруча әһәмиятле мизгелләреннән мәгълүматлар биреп бардылар.

Тукай туган көннең 126 еллыгы бәйрәме яшь буынга халкыбызны мәшһүр милли итеп яшәтүче газиз телебезгә, Ватаныбыз Татар иленә, табигатебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү белән сугарылган иде. Бу үтә кирәкле чарада 4 яшьлек сабыйдан алып 18 яшьлек җиткән егет-кызларга кадәр катнашты. Бәйрәм халкыбызны рәсми булмаган милли гимны, Габдулла Тукай ерак буыннарга барып җитәрлек итеп һәм бик зур мәгънәләр салып язып калдырган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Илдар Яхъя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев