Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тыныч көннәрне якынайтуга авылдашларым өлеше

Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына зур югалтулар, бәла-казалар алып килде. Сугыш авырлыгын бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү яуланды. Бу җиңүдә минем авылдашларымның да өлеше зур. Авылның һәр йортына диярлек үлем ишек каккан.

     Сугыш беткәнгә 77 ел вакыт үткән булса да, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә.  Күршебездә яшәүче Әминә апа Әхмәтҗанова сугыш башланыр алдыннан гына Миңгәр авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән бары 15 көн  яшәп кала ул. Сугыш башлануы турындагы хәбәр барлык яшьлек хыялларын җимерә. Тормыш иптәше сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Аңа туган якларын кабат күрергә насыйп булмаган икән. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли. Тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Соңрак, 60нчы еллардан башлап, авылда кибетче булып эшләде. Тормышының соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәббәтенә тугры булып калды.

     Фатыйма апа балалары, килене, оныклары белән озын гомер кичерде. Аягында йөреп торса да, соңгы елларында  “ялгышкалый” башлады. Үз эченнән сөйләнә-сөйләнә авыл урамнарын әйләнә иде. Еш кына авыл башына чыгып Саба якларына төбәлеп карап торганын да күргәләдек. Ә ире Мөхәммәтҗанның, шушы юлдан чыгып китеп, сугыш кырында ятып калганына 65 еллап вакыт узган...

    Безнең сул ягыбыздагы йорт урынында бушлык. Карт таллар, җимерелеп күмелә язган баз урыны гына бу урында хуҗалык булганын искәртә. Кайчандыр бу нигездә Шәмсебәдәр әби яши иде. Бик мөлаем, йомшак күңелле, юмарт әби иде ул. Бәләкәй генә өен һәрчак пөхтә, тәртиптә тотты. Бала-чага килеп керсә, йөзенә елмаю куна, шунда ук сандык ачыла, аннан тәмле конфет-прәннекләр чыга. Шуңа да аңардан бала-чага бер дә өзелеп тормады. Әле соңгы вакытта гына әби күңелен аңладым мин. Сугышка кадәр  көчле, данлыклы нәсел була бу. Ире белән дүрт ул, ике кыз үстерә алар. Сугыш башлангач, улларының дүртесе дә (Гатият, Идият, Миңгол, Мәхмүт Зәйнуллиннар) фронтка китә. Шуларның берсе генә 1943 елда авылга кайтып китә. Очучы, күкрәге тулы орден-медальләр! Бу күрешү соңгысы булган икән. Дүрт баланың ник берсе сугыштан әйләнеп кайтсын! Менә ни өчен балаларны бик яраткан икән Шәмсебәдәр әби. Үз балаларына бирергә тиешле күңел җылысын безгә өләшкән икән бит ул! Шуның белән җанына тынычлык тапкан, күңелен юаткан. (Шәмсебәдәр әби атаклы очучы, дошман тоткынлыгыннан фашист самолетын урлап качкан М.П.Девятаевның хатыны Фәүзия ханымның апасы була.)

     1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона комитеты Татарстан җиренә оборона чикләрен төзү турында карар чыгара. Әлеге чик Мари, Чувашия, Татарстан Республикалары территориясе аша уза, барысы 331 километрга сузыла. Бүләк апа Мөбәрәкованы һәм тагын берничә кызны Апас районының Күккүз, Йомралы авыллары тирәсенә окоп казырга җибәрәләр. Иртәдән кичкә кадәр япь-яшь кызлар, 3 метр тирәнлектә траншеялар казый, аларны бүрәнәләр белән ныгыта, урманда агач кисеп, атлар белән өстерәтә.

     Кече Шыңар авылында туып үскән Сания апаның әтисе, сугышның беренче көннәреннән үк, фронтка китә һәм шунда үлеп  кала. Унөч яшеннән өлкәннәр белән бергә сугыш авырлыгын татырга туры килә аңа. Үзе шикелле үсмер малайлар белән бергә, 30-40 чакырымдагы Шәмәрдән станциясенә юл төзергә җибәрәләр. Ат белән ком ташый, агач кисә, шпаллар тезә. Ундүрт яшендә  бригадир итеп куялар. Җигәргә - ат, эшләргә кеше юк. Бөтен эш бала-чага һәм карт-коры җилкәсенә кала. Урман чыгару, орлык ташу, җир сөрү – барысын да башкарырга туры килә аларга.  Әйе, бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде. Сугышның беренче көннәреннән үк районга Мәскәү, Ленинград, Псков, Белоруссия һәм башка төбәкләрдән халык эвакуацияләнә башлый. Сабада эвакуацияләнгән халык белән эшләү өчен махсус бүлек оештырыла. Төрле өлкәләрдән килгән төрле милләт вакилләрен (яһүд, рус, латыш һ.б.) авылларга тараталар. Безнең як авылларына да дистәдән артык гаилә җибәрелә. Оет авылында Мәскәү өлкәсеннән килгән (улы фронтта) – Татьяна Петрушкина, Псковтан – Николай Юрлов (хатыны һәм кызы белән), Мәскәүдән 10 яшьлек кызы белән килгән Клавдия Попова урнаша. Олы Шыңар авылы – мәскәүле Екатерина Лангны, Горький өлкәсендә туып үскән татар хатыны Зәйнәп Хәйруллинаны үзенә сыендыра. Авыл халкы күчеп килүчеләрне мунча кертә, соңгы телем икмәге белән бүлешә, кием-салымыннан өлеш чыгара.

Саба районы архивында сак­ланган документтан өзек:

Председателю Сабинского исполкома райсовета

Эвакпунктом гор. Москвы 9/7 – 41 года в ваш район была направлена девочка 13 лет Мещерякова Мария Ивановна. Мать данной девочки в данное время с другими детьми находится в Добровском районе Рязаньской области РСФСР и обратилась к нам с просьбой оказать ей необходимую помощь в отыскании ребёнка, так как неоднократные попытки узнать, где и в каком состоянии находится ребёнок, все же узнать ей не удалось. Поэтому Исполком Добровского Районного Совета депутатов трудящихся просит вас лично проверить и сообщить находиться ли в вашем районе девочка Мещерякова Мария Ивановна, краткое состояние здоровья и точный адрес местонахождения.

Пред. Испол. Добровского Райсовета деп. трудящихся: Буданов. 5 август 1941 год.

     Таба алдымы икән Мария үз анасын? Җыела алдымы икән гаилә бер табынга? Җавапсыз сораулар...

     Шулай итеп, Олы Шыңар, Кече  Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә авылларының эчкерсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш зилзиләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. Бер кешенең үлеме – зур кайгы, гаилә өчен зур югалту, дуслары, туганнары өчен ачы хәсрәт. Ә сугыш миллионлаган кешегә үлем алып килә. Кеше үтерү – зур җинаять, үтерүче закон тарафыннан иң югары җәзага хөкем ителә. Ә сугышта йөз меңләгән кеше үтерелә.

   Шуңа күрә тынычлыкта яшик, кеше гомерләрен өзүче, гаиләләрне таркатучы, йөз меңләгән сабыйны ятим калдыручы, сугышлар булмасын дип телик.

 Айдар Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев