Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТӨЗЕЛЕШЛӘР ДӘВАМ ИТӘ

Быел республикабызда 1,703 миллион кв.метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 68,7 процентын тәшкил итә. 10 муниципаль район еллык планны тулысынча үтәгән.

Мондый мәгълүматны 20 октябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Президент Р.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Фәйзуллин җиткерде. Министр әйтүенчә, 17 муниципаль берәмлек еллык планны - 80, ә 6 муниципаль берәмлек 90 проценттан артык башкарган. Ул исемлектә безнең район да бар. Республикада 798 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 144 йорт төзелеше дәвам итә. Сафка басарга тиешле 53 күпфатирлы торак йортның 46сы югары әзерлек стадиясендә, 7 йорт - уртача дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X