Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УЕНЧЫКЛАРГА – ЯҢА СУЛЫШ

Балаларны тормыш чәчәкләре дибез. Яшәешебез шулар белән ямьле һәм матур безнең. Шуңа да балачакның һәр мизгелен бәхетле кичерешләр, матур хыяллар гына бизәвен теләр идек.

Райондашларыбызга нәниләребез өчен тагын бер бүләк ясау мөмкинлеге барлыгын хәбәр итәбез.Шушы көннәрдә төгәлрәге 25 октябрьдән алып - 25 ноябрьгә кадәр Саба муниципаль районы башкарма комитеты "Уенчыкларга - яңа сулыш" дигән акция игълан итте. Һәркемнең өендә балаларыннан, оныкларыннан калган уенчыклары бардыр, ә кайсылары бөтенләй яңа, тотылмаган килеш торадыр. Бәлки күпләрегез аларны махсус тартмачыкларга салып, берәр ерак почмакка алып куйгандыр. Әмма кирәксезгә әйләнгән әлеге "балачак хатирәләре"нең хәзер кемдер өчен бик кирәк булып куюы бар. Әлеге акция кысаларында андый уенчыкларны җыеп, районыбызның балалар бакчаларына һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга таратырга кирәк, дигән карарга киленде. Әйдәгез, әлеге чарага бердәм алыныйк. Уенчыкларның чиста, тузмаган, таушалмаган булуы шарт. Сезнең йөрәк җылыгыз кушып бирелгән бүләгегез бер генә сабыйны сөендерсә дә, аның эчкерсез шатлануы тормышыгызны тагын да ямьләндерер иде. Уенчыкларны башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (адресы: Мәктәп урамы, 31 б йорт, телефоннары: 2-45-89, 2-35-44) китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X