Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Унике яшьлек малайны ток суккан

Бу хәл кичә Башкортстанда булган. Әбҗәлил районының Баеш авылында 12 яшьлек малай үзенең 4 дусты белән уйнарга чыккан. Алар гараж тибындагы бина түбәсенә менергә уйлаган.

Әлеге малай беренчеләрдән булып янәшәдә үсеп утырган топольгә үрмәләп, бина түбәсенә менгән. Егылып китмәс өчендер, ул ике куллап электр тимерчыбыгына тотынган һәм аны ток суккан. Калган балалар ярдәм артыннан  йөгерә. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырталар, әмма фаҗига урынына килгән медиклар баланың үлемен раслый.   БР прокуратурасы хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр “саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев