Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык программасы-нәтиҗә бар

2021 нче нче елда «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Халык программасы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда җиңеп чыкты.

        Халык программасында Россиянең 2 000 000 нән артык кеше үсеше турында тәкъдимнәр чагылдырылган. Ул бик күп социаль өлкәләрне үз эченә ала. Безнеңчә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе - паркларны һәм скверларны төзекләндерү.

         «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Халык программасы ярдәме белән Закир Йосыпов урамында "Гаилә"паркы ачылды. Парк район халкы һәм кунаклар өчен күңел ачу, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен иң кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Көн саен, бигрәк тә җәйге чорда, паркка бик күп балалар йөри, алар вакытларын яхшы үткәрә, ә кичләрен паркта сабалыларны - район яшьләрен күрергә була. «БЕРДӘМ РОССИЯ»  халык программасына, мондый паркны оештырган өчен рәхмәт!",- дип фикерләрен җиткерделәр Байлар Сабасында яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X