Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйбыз.

12 декабрь көнне, бу мөһим документ безнең тормышыбызга гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде.

Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Татар халкы башка милләт вәкилләре белән берлектә Ватаныбызның үсешенә һәм иминлегенә лаеклы өлеш кертәләр. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кайсыбызның иминлеге өчен алшарт булып тора.

Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев