Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елдан – яңача

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 1 гыйнвардан юлның каршыга килүче транспорт чаралары өчен билгеләнгән өлешенә чыккан өчен җәза йомшарды.

Моңарчы кагыйдәне шушы рәвешле бозучы, ЮХИДИ инспекторы күргән очракта, 4-6 айга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса, хәзер 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әмма йөртүче бер ел эчендә кабат каршы полосага чыкса, җәза кырысрак. Акылга утырмаучыны бер елга машина йөртү танык­лыгыннан мәхрүм итү каралган. Каршы полосага чыгу видео чаралар ярдәмендә теркәлгән очракта җәза чарасы элеккечә кала, ягъни кагыйдә бозган саен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш яңа закон нигезендә автомобиль йөртүче ОСАГО полисына язылмаган булса, транспорт чарасының дәүләт номер билгесе алыначак. Полиска үзгәреш кертү өчен бер тәүлек бирелә. Полис шуннан соң да тәртипкә китерелмәсә, автомобиль хуҗасының "права"сы алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X