Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елның тәүге сабые

2013 ел Сабабаш авылында яшәүче Хәбибрахмановлар гаиләсенә зур шатлык алып килде: аларның тәүге балалары дөньяга аваз салды. Районда яңа елның беренче сабые да әле Инсаф.

Бәхетле әти-әни ­- Айрат һәм Гөлчәчәк көтеп алган сабыйларына алдан ук әнә шундый исем сайлаганнар. 6 февраль көнне Хәбибрахмановларны яңа туган сабыйлары белән котларга социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Илсөяр Закирова, ЗАГС мөдире Алсу Шәйхетдинова килде. Алар Саба муниципаль районы исеменнән яшь әти-әнине котладылар, аларга гаилә бәхете, сәламәтлек теләделәр һәм кечкенә Инсафка акчалата бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабабаш

2
X