Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа җиңүләргә рухландырып

Тормыштан матурлык эзләүче, сәнгать, иҗат дөньясында үз юлларын табарга омтылучы укучылар өчен 25, 27 апрель көннәрендә

Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII районкүләм "Иҗат - бәхет чишмәсе" фестиваль - конкурсында ("Хореография", "Вокал", "Театр", "Фольклор", "Кул эшләре" номинацияләре буенча) төрле номинацияләрдә 800 дэн артык укучы катнашты. 18 май көнне конкурска йомгак ясау тантанасы "Сабантуй" газетасы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев катнашуы һәм "Айфара" төркеме чыгышы белән башланды.

Быелгы конкурс аерым номинацияләр буенча Гран - при ияләренә махсус кубоклар тапшырылуы белән үзенчәлекле булды. Аларга Фаяз Садыйков ("Зифа" вокаль ансамбле - Олы Шыңар урта мәктәбе), Ләйлә Касыймова (Килдебәк урта мәктәбе), Балалар иҗат үзәгенең "Музыка в системе искусств" берләшмәсе (җитәкчесе Эльмира Касыймова) лаек дип табылды. Шулай ук үз номинацияләрендә җиңү яулаган 13 бию коллективы, 7 вокаль ансамбль, 7 мәктәпнең кул эшләре күргәзмәсе, 7 театр һәм фольклор коллективы, солистлар, үзләренең гаҗәеп кул эшләре белән сокландырган 27 укучыга дипломнар, уку елы дәвамында район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашкан, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар бүләкләнде.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев