Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢА НИГЕЗДӘ – КОРБАН АШЫ

Быел районыбыз мөсел­маннарын шатландырган олы вакыйга булды: Байлар Сабасы бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды. Ул Мотыйгуллин урамында урнашачак.

Әлегә ул район­даш­ла­рыбызның хәләл көче һәм аерым иганәчеләрнең ярдә­ме белән эшләнә. Яңа мәчет төзелеше баш­лану уңаеннан Аллаһның рәхмәтен һәм шушы олы эшкә ярдәмен өмет итеп корбан чалынган иде. Мәчет салыну вакыйгасын уртаклашу һәм корбан итеннән авыз иттерү ниятендә Саба җәмигъ мәчете җәмәгате карары белән узган шимбәдә яңа төзелеш нигезе янында корбан ашы үткәрелде. Моның өчен янәшәдә генә урнашкан сукырлар җәмгыяте бинасы файдаланды. Әлеге күркәм чарага киләчәктә шушы мәчеткә йөриячәк Сабаның 2нче мәхәлләсе халкы да җәлеп ителде. Ул көнне Корбан ашына 100гә якын кеше җыелды, корбан итеннән тәмле итеп пылау әзерләнде, төрле тәм-томнардан сый-хөрмәтле табын корылды. Мәҗлесне шушы төзелешне башлап йөрүче Саба җәмигъ мәчете имамының уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе Абдулла хәзрәт Мөбарәкшин Коръән укып башлап җибәрде. Имам-хатыйб Илдар хәзрәт Яхъя әлеге изге эшнең озакка сузылмыйча башкарылып чыгуын, хәерле төгәлләнүен һәм Аллаһ йортын салуда мөмкинлеге булган бар кешенең дә катнашуын сорап дога кылды. Коръән ашларында җыела торган хәер акчаларының да бер өлешен яңа мәчет төзелешенә сарыф итү турында тәкъдим булды.

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев