Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Якташлар очрашты

Шушы көннәрдә Шекше авыл җирлегендә якташлар белән эшлекле очрашу булды.

Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов һәм шушы авыл җирлегендә туып-үскән җитәкчеләр, эшмәкәрләр катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов якташлар ярдәме белән башкарылган эшләр белән таныштырды. Мәсәлән, былтыр эшмәкәрләр Рәис Дәүләтшин, Илшат Гарипов, «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең инструменталь ремонт заводы директоры Ришат Кавиев Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларында чишмә корылмалары ясаганнар. Ришат Нәфыйкъ улы кар көри торган мини-трактор да бүләк иткән.

Радик Хәйретдинов авыллар үсешенә һәрдаим ярдәм кулы сузучы якташларына тирән рәхмәтен җиткерде. 2013 елда башкарыласы яңа эшләр планлаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шекше