Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ҖЫЛЫ СҮЗ КАНАТЛАНДЫРА

"Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Шәмәрдәндәге тер­нәкләндерү бүле­ген­дә ел әйләнә өл­кән буын кешеләре сә­ламәтлекләрен ныгыталар.

Биредә ял итүчеләр рәхмәт сүзләрен әй­теп бетерә алмыйлар. Кайсы белән генә сөйләшсәк тә, вакытны файдалы һәм күңелле итеп оештыру өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтәләр. "Игенче" колхозында (хәзер "Алтын Саба-М" җәмгыяте) кырык ел механизатор булып эшләгән, хезмәт елында 3нче дәрәҗә Дан орденына лаек булган Шәрифҗан Рамазанов бирегә беренче тапкыр гына кил­гәнлектән, сөйләр сүз­­лә­ре дә күп. "Мондый рәхәт җир икәнлеген бел­мәдем, әллә кайчан килә идем",- ди ул. "Быел безгә дә бәхет елмайды, чын санаторийда ял иттек",- дип куанычларын уртаклаштылар, Теләче районының Тактамыш һәм Баландыш авылларыннан килгән өлкәннәр. Саулыгын тернәкләндерүчеләр арасында Саба урта мәк­тәбендә озак еллар тарих фәненнән белем бир­гән Фирая Закирова, 36 ел район газетасы редакциясендә шофер булып эшләгән Фиргать Исламов та үзәктәге шартлардан канәгать булуларын әйттеләр. Биредә ял итүчеләрнең күңелләрен күтәрү өчен төрле чаралар һәм экскурсияләр оештырыла.

Биредә без шушы көн­нәр­дә Өлкәннәр көне уңа­еннан уздырылган җанга ятышлы чара­да катнаштык. Үзәккә өлкәннәрне тәб­­рикләү өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, "Балкыш" үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин килде. Таһир Габдерахман улы районыбыз яңалыклары белән таныштырды, өлкәннәрне канатландыра торган матур сүзләрен кызганмады. Өлкәннәргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган волонтерлар чыгыш ясады.

Аннары сәхнә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тулган ай" ансамбленә бирелде. Яшь күңелле өл­­кәннәр берләшеп оештырылган бу ансамбль үзенең бай концерт прог­раммасы белән сокландырды. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелеп каршыланды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X