Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алар җиңү алып кайтты

Россия Федерация Президенты инициативасы белән илдә "Алар җиңү алып кайтты" дип исемләнгән китаплар нәшер ителә. Әлеге акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, сугыштан соң җимерек хәлдә калган илебезне кыска вакыт эчендә торгызган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү.

Татарстан Республикасында соңгы ун елда "Хәтер китабы" редакциясе тарафыннан Казан шәһәре һәм республика районнары буенча әлеге китапның 41 томы чыгарылды. Бу эшне Татарстан Президенты даими күзәтеп тора. "Безгә тыныч тормыш бүләк иткән солдатларга без мәңге бурычлы", дип ассызыклады ул. "Алар җиңү алып кайтты" китабының Саба районы буенча томнарын нәшер итү 2017 елга планлаштырылган. "Хәтер китабы" редакциясе безнең районга сугышта катнашкан 3500 кешенең исемлеген төзеп җибәрде. Әлеге исемлекне хәрби комиссариат, җирле үзидарә органнары, ветераннар советы, музей хезмәткәрләре белән берлектә бүген дә тулыландыру эше алып барыла.
Хөрмәтле райондашлар! Исемлекне тагын да тулыландыру, мәгълүматларны дөресләү өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 июльгә кадәр сабалылардан Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында биографик мәгълүматлар көтә. Моннан тыш, алар турында киңрәк язмаларны сез музейга түбәндәге электрон адрес буенча җибәрә аласыз: saba-museum@mail.ru (почта адресы: Байлар Сабасы, З.Юсупов урамы, 47 Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев