Җанга сихәт, тәнгә дәва - “Зөлхиҗҗә” чишмәләре
Районыбызның Олы Кибәче авылы уртасында илгә-көнгә иминлек теләп челтер-челтер чишмә агып утыра. Чишмәнең дә ниндие әле! Җиде улаклы "Зөлхиҗҗә" чишмәсе. Аның турында Алинә Сәфиуллина җырлар да башкара.
Чыннан да, җырларга салып, киләчәк буыннарга тапшырырлык чишмә килеп чыккан. Ә бит кайчандыр биредә ләм баскан ерганак булган. Чишмәне төзекләндерүче - Рифкать Шәфыйков ул чишмәгә кечкенә вакытыннан ук йөри.
- Әтидән мин алты яшьтә калганмын. Әни җиде баланы ялгызы үстерде. Кечкенә чагымда гел әнигә ияреп чишмәгә бара идем. Ул чакта авыл апайлары кер чайкарга, каз юарга да шунда йөриләр. Әни гел чиләкләрен кулына тота да, көянтә башына эләктереп чүп җыеп бара иде, - дип искә ала балачагын.
Чишмә сукмагына тузан төшермәгән авыл халкы тормышлар җайлашып, суны краннан агызып ала башлагач, чишмәләр дә ничектер үги хәлдә калды кебек берара. Авыл уртасындагы бу чишмәнең дә суы комплекска тоташтырылгач, су юлын югалтып, чишмә урынын ләм каплый башлый. Кайчандыр биредә тормыш кайнаган чишмә урынының югала баруын күреп борчылган Рифкать абый аңа кабат җан кертергә уйлый.
- Экскаватор алып килдем, чишмәнең урынын чамалап казыттым. Буралап куйдым да, халык шуннан ун ел су алды. Мәет юарга да шуннан алалар иде. Тора-бара су башка урыннан юл алып, чишмә кибә башлады.
Әмма чишмәнең кабат югалуына юл куелмый. Иң беренче эш итеп, чишмә тирәсен чүп-чардан арындырта ул. Койма белән әйләндереп алып, җиде улак урнаштыра, таштан басмалар салдыра. Моның тагын бер хикмәтле ягы бар: чишмә исеме Рифкать абыйның әнисе - Зөлхиҗҗә исемен йөртә. Ә җиде улагы - Рифкать абыйның җиде туганы хөрмәтенә куелган.
Биредә су алып эчәр өчен чүмече дә, кер чайкарга махсус савытына кадәр бар. Авылга су кергән. Ләкин чишмә суын үз итүчеләр күп. Суы салкын, чиста һәм тәмле, сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә.
- Гомер буе шушыннан су эчтек. Биш-алты ел элек чишмә бөтенләй корыган иде. Авылдашыбыз менә шундый хәлгә китерде. Әле үзем дә сирень агачы алып килеп утырттым, яңарып китсен иде инде, сулар да сибеп торам, - ди Сәлимә апа Галимҗанова.
Үз авылындагы чишмәне генә төзекләндереп калмый Рифкать абый. Әле быел тагын бер чишмәгә "тормыш" бүләк иткән. Авылдан бераз читтә, Әбде - Теләче юлында шыпырт кына агып ятучы чишмәне буралап алган. Анысына вафат булган апасы Гыйлембану исеме бирелгән.
2010 елда Саба - Казан юлындагы (Орымширмә авылы тау итәгендә) чишмәне сафка бастырган иде. Анысына икенче апасы Нурия исемен куйган. Юл буенда чишмәләр күп. Ләкин алар буралап алмагач, бердән пычраналар, тапталып югалалар. Аннан соң сусаган юлаучылар да күрми уза бит. Ә болай ерактан ук үзенә чакырып тора.
Берәүләр матурлык тудырса, икенчеләр аңа кул сузарга да чирканмый. Нурия чишмәсенә салынган тимер басманы хәтта урлап та китә кайсыдыр бер озын куллысы. Ләкин Рифкать абыйның исе китми, агачтан ясатып куя.
Ул күңеле белән табигатькә гашыйк, матурлык тудырырга омтыла. Шулай булмаса балачак елларындагы уфалла арбасы, кул тегермәне, күмер самовары, сука кебек кирәк-яракларны заманча, затлы "Туган авылым" кафесы янына тезеп куймас иде.
- Кафега туйга килгән яшьләр дә бик кызыксынып карый. Узып баручылар шуның янында фотога төшәләр. Минем өчен балачакның истәлеге булса, аларга ул тарих, - ди үзе.
Йорты янәшәсендә кырыклап миләш агачы үсеп утыра аның. Миләш утыртуның да сере бар икән. Миләшләр яздан алып кара көзгә кадәр тирә-юньне матурлый.
Замирә Сәмигуллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев