Байлар Сабасының үзәк урамнарындагы “яткан полицейскийлар”ның файдасы [+фоторепортаж]
Көзгә таба Байлар Сабасының үзәк урамнарындагы юлларда, халыкчан әйткәндә, "яткан полицейскийлар" күбәйде.
Әгәр "40" билгесе куелган урында - 40, "20" билгесе торган юлда сәгатенә 20 километр тизлек белән барсак, кирәге булыр идеме икән урамнарда ясалма тоткарлыкларның? Бу сорауны ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка да бирдем. "Юк, билгеле",- диде ул. - Шулай да страховка өчен мәктәп, гимназия, балалар бакчалары каршындагы урамнарга ясалма каршылыклар ясатырга мәҗбүрбез".
Административ практика буенча өлкән инспектор Гөлгенә Гаянова да: "Яшьләр бигрәк ваемсыз йөри шул хәзер, юл билгеләрен бар дип тә белми",- ди. Менә шундыйлар аркасында кагыйдәләрне һәрчак төгәл үтәүчеләргә кыен, алар да ясалма каршылыклардан атынып йөрергә мәҗбүрләр. Сабаның кайбер чатларын үткәндә аеруча сак булырга кирәк. Әйтик, руль артында булсам, үзем дә Мәктәп урамының приставлар хезмәте бинасы каршындагы урам чатын, гәрчә төп юлдан килсәм дә, тормозга баскан хәлдә диярлек үтәм. Ник дигәндә, кайбер автомобильләр каршыңа килеп чыктым дигәндә генә туктый язып кала. Ә 1 октябрь иртәсендә икенче дәрәҗәдәге юлдан килгән "КИА" автомобилен йөртүче (1986 елгы диделәр) туктап та кала алмыйча, Мәктәп урамына килеп чыккан һәм "ВАЗ" белән бәрелешкән иде. Нәтиҗәдә "КИА" алгы өлешсез калды. Бамперлары, башкаларга сабак булсынгадыр инде, һаман шунда ята.
Шуннан 10 көн чамасы элегрәк Мәктәп һәм Муса Җәлил урамнары чатында эңгер-меңгердә "Фиат" белән "Мицубиси" бәрелеште. "Фиат"ны йөртүче (1965 елгы) светофор сигналына игътибар итеп тормаган, ашыккан. Ә Казан - Шәмәрдән юлының 117нче чакрымында 21 сентябрьдә булган авариядә йөртүчеләрнең исән калуына аптырый торган. Бу юлы Уржумнан 1978 елгы С. Семенов идарә иткән "КамАЗ" туры сызыкны кисеп чыгып, "ГАЗ" белән бәрелешә. Машиналарның икесе дә яраксыз хәлгә килә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев