9 октябрь 2015 яңалыклары
-
Шәмәрдән авылы китапханәсендә Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе узды [+фоторепортаж]
Кичәдә мәрхүмнең җәмәгате Лемара ханым һәм язучының иҗатташ дуслары, аның китапларын яратып укучылар катнашты.
-
Иң күп эшсезләр – юристлар белән экономистлар
Эш таба алмаучыларның яртысын юристлыкка һәм икътисад белгечлегенә укыган кешеләр тәшкил итә. Ялтада уза торган юридик белемгә багышланган гомумроссия форумында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Соболев шулай дип белдергән. Шәһри Казан
-
Миңнегөл апа Манихованың иҗат кичэсеннән [фоторепортаж]
8 октябрьдә Иләбәр мәдәният йортында шигырьләр китабы авторы Миңнегөл Манихованың иҗат кичәсе булды. Чара Миңлегөл ханымның гомер юлы белән таныштыру, шигырьләрен уку белән аралашып барды.
-
Шәмәрдән - Казан юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 8 октябрь көнне, Шәмәрдән - Казан юлында бозлавык булы аркасында, ВаЗ-2107 машинасы юл читенә төшеп китеп әйләнә. Зыян күрүчеләр юк.
-
Байлар Сабасы-Сатыш юлында юл-транспорт һәлакәтләре [+фото]
Кичә, 8 октябрь көнне, Байлар Сабасы-Сатыш юлында бозлавык булы аркасында, ВаЗ 2114 машинасы юл читенә төшеп китә. Зыян күрүчеләр юк. Шулай ук Байлар Сабасы-Сатыш юлында тагын бер һәлакәт була ВАЗ-2107 машинасы микроавтобус белән бәрелешә һәм юл читенә төшеп китә. Зыян күрүчеләр юк.
-
Мамадыш районында фура күпердән мәтәлеп, су астына киткән [+видео]
Кичә кич Мамадыш районында фураның күпердән мәтәлеп төшүе турында хәбәр ителгән иде. Һәлакәтнең видеосы да пәйда булды. Һәлакәт М-7 трассасының 937 нче чакрымындагы күпердә булган иде. Йөк машинасы суга 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән һәм ярдан 400 метр ераклыкта баткан. Ул урында су тирәнлеге 4 метр булган. Интертат.ру
-
Киләсе елдан хезмәт хакы арта
Казанда Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында киңәшмә узды. Анда республиканың киләсе елга бюджеты турында сөйләштеләр.
-
16нчы катыннан сикергән КФУ укытучысы Ринат Гыйниятовны җирләделәр [фоторепортаж]
КФУ укытучысы Ринат Гыйниятовның Университетның 16нчы катыннан сикереп үлүе турында язган идек. Бүген аны Арча районында җирләделәр. Шамил АБДЮШЕВ фотолары Матбугат.ру
-
Сәгать телләрен бер сәгатькә күчерү мәсьәләсенә нокта куелды
Татарстанны башка сәгать поясына күчерү идеясе авторларына «ун ел көтәргә» куштылар. Аларның дәлилләре закон чыгаручыларны да, экспертларны да күндерә алмады. Белгечләр сәгать укларын бер сәгатькә күчерүнең икътисади файдасын күрми, ә стереотипларны җимерү халыкның ачуын чыгарып, республика икътисадында тискәре чагылачак дип фаразлый алар. Экспертлар белән киңәшләшкәннән соң сәгать укларын күчерү турында...
-
Татарстанның күп районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган
"Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк..." Тиздән әлеге җыр көн кадагыннан төшеп калмагае. Белгечләр республика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена. Ялгызакларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу - Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән. Ул арада Татарстанның күп кенә районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган да...
-
Байлар Сабасының үзәк урамнарындагы “яткан полицейскийлар”ның файдасы [+фоторепортаж]
Көзгә таба Байлар Сабасының үзәк урамнарындагы юлларда, халыкчан әйткәндә, "яткан полицейскийлар" күбәйде.