Сәгать телләрен бер сәгатькә күчерү мәсьәләсенә нокта куелды
Татарстанны башка сәгать поясына күчерү идеясе авторларына «ун ел көтәргә» куштылар. Аларның дәлилләре закон чыгаручыларны да, экспертларны да күндерә алмады. Белгечләр сәгать укларын бер сәгатькә күчерүнең икътисади файдасын күрми, ә стереотипларны җимерү халыкның ачуын чыгарып, республика икътисадында тискәре чагылачак дип фаразлый алар. Экспертлар белән киңәшләшкәннән соң сәгать укларын күчерү турында...
Татарстанны башка сәгать поясына күчерү идеясе авторларына «ун ел көтәргә» куштылар.
Аларның дәлилләре закон чыгаручыларны да, экспертларны да күндерә алмады. Белгечләр сәгать укларын бер сәгатькә күчерүнең икътисади файдасын күрми, ә стереотипларны җимерү халыкның ачуын чыгарып, республика икътисадында тискәре чагылачак дип фаразлый алар.
Экспертлар белән киңәшләшкәннән соң сәгать укларын күчерү турында сөйләшүне чама белән «ун елга» кичектерергә булдылар. Кышкы-җәйге вакытларга күчеп тилмергән халык чираттагы яңалыкка тагын да көенәчәк, диделәр алар. Өстәвенә моның ише идеяләргә бюджетта артык акча да юк икән әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев