Татарстанның күп районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган
"Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк..." Тиздән әлеге җыр көн кадагыннан төшеп калмагае. Белгечләр республика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена. Ялгызакларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу - Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән. Ул арада Татарстанның күп кенә районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган да...
"Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк..." Тиздән әлеге җыр көн кадагыннан төшеп калмагае. Белгечләр республика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена. Ялгызакларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу - Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән.
Ул арада Татарстанның күп кенә районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган да инде. Мәңгелек булып тоелган мәсьәлә чишелеш табармы?
Фәнискә - 45 яшь. Газы-суы кергән йорт-җире, яңа ук булмаса да, машинасы бар. Әмма хатыны юк. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән картаеп баручы егет ул. "Армиядән кайткач, үзем аякка басарга теләдем. Көне-төне эшләдем. Шул арада минем яшьтәге кызлар кияүгә чыгып бетте. Хәер, аларның күбесе болай да шәһәргә чыгып киткән иде. Инде менә тормышта барысы да төзек кебек, әмма өйләнмичә калдым, - ди ул, уфтанып. - Кайбер яшьтәшләремнең инде балалары башлы-күзле булды. Ә мин туганнарымның балаларына карап юанам. Өйләнергә теләк бар, әлбәттә. Тик миңа кем чыксын? Замана кызлары бөтенләй башкача яши хәзер. Ә олыраклары баласын ияртеп йә ирдән аерылып кайткан, йә, бу яшькә җитеп кияүгә чыкмаган икән, гаилә корып яши торган түгел инде алар. Һәр нәрсәнең үз вакыты".
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге галимнәре ЗАГС идарәсе белән берлектә фәнни-тикшеренү проектын башлаган. Аның нигезендә авылда яшәүче ир-атларның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә җыеналар. Белгечләр махсус анкета да төзегән. Аны районнарга таратканнар. "Ир-атлар авылда төпләнеп калсын өчен нинди шартлар тудырырга кирәк, шуны беләсебез килә, - диде Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова. - Ирләр шәһәрдән авылга күченергә риза. Ә менә хатын-кызлар кайтмый. Кайбер районнарда 40 яшькә җиткән ир-атлар гаилә кора алмый. Төп проблема әнә шул. Анкетада иллеләп сорау бар". Флера Илдарханова сүзләренә караганда, җавапларны өйрәнеп бетерү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Алга таба нишләргә кирәк икәнен дә шуннан соң ачыклаячаклар.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, яңа туган сабыйларны да исәпкә алып, республикада һәр 1000 ир-атка уртача 1162 хатын-кыз туры килә. Шәһәрләрдә әлеге күрсәткеч - 1191, ә авылларда 1075кә тиң. Ә гаилә кора алмаучылар барыннан да бигрәк авылларда күбрәк. Татарстанның баш димчесе, "Ханума" таныштыру үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, моңа, беренче чиратта, кызларның шәһәрдә яшәргә теләве сәбәпче. Шуңа күрә авылга борылып та карарга теләмәүчеләрне үз фикерләреннән кире кайтару юнәлешендә дә эшли башлаганнар.
"Ни өчен кыз балага авылда яшәмәскә? Әгәр өйләнергә теләүче егет тырыш булса, эчмәсә, хезмәт хакы алса, син эшләмичә дә яши аласың. Хатын-кызга өйдә дә эш җитәрлек. Бала тап, ә әни булгач, аннары уйларсың, дибез. Чөнки тормышның иң кирәк шартын үтәсәң - әни һәм хатын булсаң, эш кенә табарга мөмкин. Аты булгач, дагасы була аның. Ә авылда, чыннан да, бик тырыш егетләр яши. Аларның өр-яңа йортлары, җиңел машинасы, хәтта йөк машинасы да бар. Әти-әниләреннән аерым торалар, йортка газы-суы кергән, кер юу машинасы бар. Кызларны менә шулай үгет-нәсыйхәтлибез. Бик күп кызларыбыз ризалаша. Авылга кайтып китәләр. Аллага шөкер, бу эшне башладык. Ул дәвамлы булыр дип ышанам. Бүгенге авыллар беткән, егетләре эчкечелеккә сабышкан яки карарлык түгел, дип авылга кайтмаска тырышалар бит. Ә без икенче тормышны күрсәтәбез. Авылда да яшәп була дип ышандырабыз", - дип сөйләде Наилә Җиһаншина.
Аның фикеренчә, бөтен кеше дә шәһәрдә төпләнеп кала алмаячак. Бу мөмкин түгел. "Казанда кияүләр алмагачтагы алма кебек эленеп тормый, - ди димче. - Өйләнәсе килсә дә, шәһәр егетләре үзләре кебек кала сылуларын алырга тели. Чөнки аларның менталитеты туры килә. Прописка мәсьәләсе дә бар. Бүген фатирга кертергә ашкынып торучы юк. Шәһәрдә яшәүче ялгызак кызларның 70-80 проценты авылда туган. Алар калада тулай торакта яки вакытлыча фатир алып кына тора". Республика авылларыннан таныштыру үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында егетләр күбрәк. Алар тормышларын үзгәртергә дә риза икән. "Бәлки, әлегә синең үз йортың да юктыр, иң мөһиме, тырышлыгың булырга тиеш. Хатын алырга телисең икән, аерым йорт салып чыгасың. Бүген авылда җир алырга да мөмкин. Йорт саласың, җир аласың дигәч, егетләр тырыша башлый. Әти-әниләре дә ризалаша", - ди Наилә Җиһаншина.
Республиканың кайбер төбәкләрендә дә кул кушырып утырырга җыенмыйлар. Мамадышта, мәсәлән, буйдаклар проблемасын хәл итүгә шәхсән район башлыгы Анатолий Иванов тәкъдиме белән алынганнар. Биредә "Мөмкинлек" таныштыру үзәге эшли башлаган. "Районда өйләнмәгән ир-атлар да, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар да бик күп. Аларның күбесе авылда тора. Танышулар клубы түләүле түгел. Авыл җирлегендәге ялгызаклар белән ике елдан бирле эшлибез. Клубта югары белемле психолог һәм димче бар. Авыл җирлеге буйдаклар, гаиләсез кешеләр турында мәгълүмат бирә. Алар белән клубта очрашабыз, авылларга барып та танышабыз. Биредә аларның яшәешен, йорт-җирләрен күреп кайтабыз", - ди клуб җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина.
Анкеталарны өйрәнгәннән соң, бер-берсенә туры килгән кешеләргә очрашырга тәкъдим итәләр. Ни гаҗәп, тәүге күрешү димче катнашында уза икән. "Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Аларның уртача яше 35тән 55 яшькә кадәр. Иң өлкән кандидатурага - 87 яшь. Тиң ярын эзләүчеләр арасында 17 яшьлек егетебез дә бар. Ике ел эшләү дәверендә клубта биш гаилә барлыкка килде, өч бала туды. Әле күптән түгел генә безнең ярдәм белән кавышкан гаиләне кызлары туу белән котлап кайттык", - ди Айгөл Әхмәтшина. Мамадыштагы клубка Чаллы, Алабуга, Саба, Кукмарадан да мөрәҗәгать итәләр икән.
Балтач районында танышулар клубы күптән түгел генә эшли башлаган. "Районда 30-50 яшьтәге 900ләп ялгызак исәпләнә. Бер тапкыр очрашу үткәргән идек. Хәзер икенчесенә әзерләнәбез. Безгә күрше районнардан да шалтыраталар. 50дән артык анкета бар инде", - ди районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова. Кем белә, бәлки, киләчәктә димчеләр муллалар кебек үк авылның иң хөрмәтле кешесенә әйләнер әле. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 79 проценты парлы яшәүне ялгыз тормыш итүгә караганда өстенрәк күрә. Димәк, димчеләр эшсез утырмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев