Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Миңнегөл апа Манихованың иҗат кичэсеннән [фоторепортаж]

8 октябрьдә Иләбәр мәдәният йортында шигырьләр китабы авторы Миңнегөл Манихованың иҗат кичәсе булды. Чара Миңлегөл ханымның гомер юлы белән таныштыру, шигырьләрен уку белән аралашып барды.

Кичәгә аның иҗатташ дуслары җыелган иде. Сәхнәдә шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. "Туган якка кайта бер генә юл" дип аталган иҗат кичәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын тамашачыларның, авылдашларның алкышларыннан да белергә мөмкин иде. Балачагыннан ук мәдәният юнәлеше буенча белем алырга теләсә дә, тормыш башка юлдан җибәргән Миңнегөл ханым олыгайган көнендә шагыйрә булу бәхетен татыды, үзенең шигырьләр китабын кулына алу бәхетенә иреште. Туган ягына да чын шагыйрә, күп кенә җырлар авторы булып кайтты. Китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән иҗат кичәсе шагыйрәгә тагын да иҗат рухы өстәде. Авылдашлары, туганнары, каләмдәшләре, китапханә хезмәткәрләре шагыйрәне котлап, иҗат чишмәсе суының саекмавын, авылдашларын гына түгел, ә бөтен район халкын яңа шигырьләр белән сөендереп торуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев