Киләсе елдан хезмәт хакы арта
Көн темасы

Киләсе елдан хезмәт хакы арта

Казанда Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында киңәшмә узды. Анда республиканың киләсе елга бюджеты турында сөйләштеләр.


Проект буенча 2016 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория кешеләренең хезмәт хакларын 7 процентка арттыру күздә тотыла. Шулай ук студентларның да киләсе елның сентябреннән стипендияләрен 7 процентка арттырмакчы булалар. Сирәк авырулы кешеләрне дарулар белән тәэмин итүгә өстәмә чыгымнар бүлеп бирү дә планлаштырыла.

Шәһри Казан



Нет комментариев