Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гармунчы

Хәйдәр абый бармакларын агач эшкәртү станогында - циркулярда өздерде. Куллары эшкә ятып торучы, алтын куллы, алай гына да түгел, авылдагы бер дигән гармунчыны күршеләре, авылдашлары кызганып кабул итте. Кызганмаслык та түгел шул. Аның болай да сул кулында өч бармак юк иде инде. Тагын бәхетсезлек, уң кулының да өч бармагы өзелгән....

Гармуны да истәлекле шул. Әтисе сугышка киткәндә Хәй­дәргә 5, сеңлесенә 3 яшь иде. Ул яшьтәге хатирәләр балалар күңелендә сакланып калмый диләр. Әтисез үскән балачак кечкенә Хәйдәрнең күңел төпкеленә үк кереп урнашкан күрәсең, иллегә җиткәч тә, бүгенгедәй сөйләмәс иде.
- Бик елак булганмын. Моң да шуннан килә торгандыр. "Кара урман", "Шахта" көйләрен хәзер дә еламый гына тыңлый алмыйм. Сугышка китәргә иптәшләре килгәч, артларыннан авыл башына кадәр ияреп бардым. Шуннан әти кире борылып килде дә, кызу-кызу өйгә кереп, шкаф өстеннән тальянын алып бирде. "Мә, улым, кулыңа гармунны алгач, минем белән сөйләшкәндәй булырсың. Эх, янымда әти булсын иде дигән чакларда, гармун белән сөйләшерсең. Өйрән син анда уйнарга, югалмассың", - диде дә, чыгып йөгерде. - Кире борылганнарның юлы уңмый диләр, хактыр. Әткәйне кабат күрү насыйп булмады.
Мескенләнергә, үзен кызгандырырга һич яратмый Хәйдәр абзый. Бармакларын өздергәч тә күңелен, гармунсыз ничек яшәрмен, дигән уй кимерсә дә, хәл белә килүчеләргә сиздермәде. Хәтта иптәшләре, авылыбыз гармунчысыз кала дип, көрсенгәндә дә:
- Аюны да биергә өйрәткәннәр. Күңелендә моң бетмәсен. Бармакларсыз да уйныйбыз аны, - дип шаяртты. Бервакыт, шаярта инде бу дип аптырашкан халыкны тагын да гаҗәпләндерде. Ике кулына дүрт бармак белән гармунда уйнарга өйрәнде. Гармун телләреннән агылган моң хәтта элеккегедән дә моңлырак тоелды.

Язманың ахырын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев