Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иске икшермәгә - яңа клуб [+фоторепортаж]

Тормыш катлаулы, илдә кризис дип зарланып яшәргә ияләшкән бу чорда яшәешебез өчен булдырылган уңайлыкларны күреп күңел сөенә.

11 октябрьдә Иске Икшермә авылында капиталь төзекләндерүдән соң, мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Кырык биш ел элек төзелгән клуб заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Район башлыгы әйтүенчә, авыл халкы җыеннарда клубны яңарту кирәклеге турында фикерләрен җиткергән. Һәм менә, Иске Икшермә авылы халкына бүләк - заманча мәдәният йорты. "Бу бинаның эшчәнлеге, киләчәге сездән тора. Шуның өчен сезгә сәламәтлек телим, хыялларыгыз тормышка ашсын", - диде ул тамаша залындагыларны сәламләп. Шулай ук, Иске Икшермә авыл җирлегенә кергән авылларда барган төзү, төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштырды. Мисалга, бүгенге көндә Иске Икшермә авыл эчендәге күпер, Татар Икшермәсендә клуб төзекләндерелә, кадет-интернат мәктәптә ел саен нинди дә булса заманча төзекләндерү эшләре башкарыла. Район башлыгы авыл халкын заманча мәдәният йортлы булулары белән генә котлап калмады, ноутбук белән дә бүләкләде.

Министр Айрат Сибагатуллин материаль-техник базаны яхшырту өчен, клуб директоры Гүзәл Әхмәтҗановага сертификат тапшырды.

"Сезнең районның авыл клубларын, музейны карап чыктык. Авылның мәктәбе, мәдәният йорты булса - киләчәге дә бар. Әмма мәдәният төзелеш, төзекләндерү белән генә бетми. Без бик бәхетле чорда яшибез: республикада мәдәнияткә зур игътибар бирелә, бик күп чаралар үтә. Сезнең клубка килеп керүгә дә күңел җылылыгын сиздем. Монда мәдәни тормыш гөрләп торыр, дип уйлыйм", - диде ул тәбрикләү чыгышында.


Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев