Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Кече Кибәче авылы клубында "Өлкән затлар ихлас елмайса..."-дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде [+фото]

Илебез буенча октябрь ае башында "Өлкәннәр көне" уздырыла.Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Берләшкән Милләтләр Оешмасы нигезендә 1991 елдан, Россиядә 1992 елдан бирле үтелә торган "Өлкәннәр көне" Татарстанда һәм шулай ук безнең районыбызда зур әзерлек белән бәйрәм ителә.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 7 октябрь көнне-Кече Кибәче авылы клубында "Өлкән затлар ихлас елмайса..."-дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бәйрәмгә төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән ир-атларыбыз чакырылды. Иң беренче өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап клуб мөдире Шәрәфеева Гузәл иң изге теләкләрен теләде һәм бәйрәм сәламе итеп "Күңел һаман яшь икән"- дигән җырны башкарып үтте. Шулай ук авыл жирлеге башлыгы Сафин А.К бәйрәм кунакларын тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм кичәсенә килгән кунакларыбыз хөрмәтенә чәй табыны әзерләнде, алар клуб мөдирләре: Шакирова Ф., Хадиуллина Г. һәм Сабадан килгән үзешчәннәребезнең көче белән әзерләнгән концерт программасын карап күнелле ял иттеләр. Бәйрәм кичәсе ахырында авылдашларыбыз: Мифтахов Гаптерәүф, Гарипов Гараф абыйлар барлык оештыручыларга, өлкәннәр исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев