Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Матур җырга тиң гомер [+фоторепортаж]

Алтын көзнең күркәм бәйрәме- Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 50 ел тигезлектә яшәүче парларның «алтын» никахларын теркәү чарасы районыбызда быел 15 нче тапкыр уздырылды. 29 сентябрь көнне күпләргә үрнәк гомер кичереп, алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне «Ильвина» ресторанына чакырып хөрмәтләделәр.

Яшьли кавышкан парың белән тигез гомер итеп, игелекле балалар үстереп, гомер көзендә дә бер-береңә терәк булып яшәү - иң зур бәхеттер. Районыбызда яшәү үрнәкләре белән күпләргә өлге булырлык гаиләләр күп. Бәйрәм тантанасына илле ел бергә пар канатлар булып яшәп, быел алтын туйларын билгеләп үтүче барлыгы 22 парның 12 се килә алган иде. Бәйрәм тантаналы шартларда - Саба муниципаль районының ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куюдан башланды. Тормышның бөтен авырлыгын бергә күтәреп, иңне-иңгә куеп яшәгән өлкән­нәребезне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.
- Гаиләдән дә кадерле әйбер юк. Сез дә үз гаиләгезне саклап, яклап шушы матур көнгә килеп җиткәнсез. Үзегезнең бөтен вазифаларыгызны матур итеп үтәгәнсез: игелекле балалар үстереп, белем биргәнсез, илгә лаеклы итеп тәрбияләгәнсез. Районыбызның ирешкән уңышларында сезнең өле­шегез зур. Мең рәхмәт сезгә, - дип өлкәннәргә ихтирам сүзләре җиткерде. Бу көнне алтын туйларын билгеләп үтүчеләргә изге, ихлас те­ләкләр күп яңгырады. Бигрәк тә әти-әнисенең тигез­легенә, гомер көзендә дә бергә янәшә атлауларына сөенгән балаларының йөзеннән шатлык нурлары китмәде. Тантанага Кызыл Мишә авылыннан бергә яшәүләренең 60 еллыгын, ягъни бриллиант туйларын билгеләп үткән Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар да чакырылып, алар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. «Гомер уза да китә. Сынаган чаклары да, бик рәхәт вакытлары да күп. Ни генә булса да, сабырлыкны югалтмаска, бер-береңә ихтирамны сүндермәскә кирәк. Без дә бервакытта да урамдагыны өйгә, өйдәгене урамга чыгармадык. Менә бүгенге матур көнгә килеп җиттек, Аллага шөкер», - дип Зәләфрүз апа быел гына яшьлек туйларын уздырган Эльвира һәм Илшат Гайфиевларга изге китап - Коръән тапшырды. Берсеннән-берсе үрнәк тормыш юлы үткән, алтынга тиң гомер кичергән парларның һәр сүзе кадерле, яшәү өлгесе булып яңгырый иде. Оет авылыннан Нурия һәм Габделхак Гариповлар бер-беренә терәк булып яшиләр, гомерләрен хезмәткә багышлыйлар, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Фоторепортаж: http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/13468-%D3%A9lk%D3%99nn%D3%99r-k%D3%A9nen%D3%99-bagyishlangan-charadan-fotoreportazh-altyin-yubilyarlarnyi-kotlau.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев