Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350 дән артык “әни бәлеше” тапшырылды

Татарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә. Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.

Казан танк училищесы полигонындагы мобилизацияләнгән сугышчыларга 350  дән артык татлы бәлеш тапшырылды. Аларны республиканың Питрәч һәм Аксубай районнары хатын-кызлары пешерде.

Ә узган ялларда акция кысаларында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре мобилизациягә эләккәннәргә “Ярдәм” хәйрия фондыннан 100 бәлеш, шулай ук Марий Иле хатын-кызлары ясаган 200 килограммга якын пилмән һәм 20 газ пешергече тапшырды. Иртәгә исә Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен Мари Иле артистлары концерт күрсәтәчәк.

“Татарстан хатын-кызлары” оешмасы вәкилләре әйтүенчә, мобилизацияләнгән сугышчылар республика акциясе кысаларында җыелган күчтәнәчләрне зур рәхмәт белән кабул итә.

Искәртеп узабыз, октябрь азагында “Әни бәлеше” акциясе кысаларында Казанның җыелма пунктында мобилизацияләнгән татарстанлылар 2 меңнән артык бәлеш һәм башка тәм-томнар, шулай ук бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр һәм аптечкалар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев