Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында “Чебиләр илле көндә өлгерә”

Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда аларны апрель азагы-май башында алып кына кайталар иде. Ә хәзер уңган хуҗабикәләрнең чебешләре май аенда ук табынга куярлык булып өлгерә. Фирәүзия Хәбирҗанова, Иләбәр авылыннан: -Без ел саен күпләп үстерәбез. Үзеңнеке булгач, күчтәнәчкә бирергә дә рәхәт, үзең үстергән тәмлерәк тә бит. Узган...

Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда аларны апрель азагы-май башында алып кына кайталар иде. Ә хәзер уңган хуҗабикәләрнең чебешләре май аенда ук табынга куярлык булып өлгерә.
Фирәүзия Хәбирҗанова,
Иләбәр авылыннан:
-Без ел саен күпләп үстерәбез. Үзеңнеке булгач, күчтәнәчкә бирергә дә рәхәт, үзең үстергән тәмлерәк тә бит. Узган ел 210ны үстердек, быел да бер көнлекне 100 чеби алган идек. Өчесе үлде, калганнары исән-сау үсте. Башта элеккеге мунчабызда тоттык, үсә төшкәч, сарайга чыгардык. Яктылык та ризык кебек гел кирәк аларга, бер дә өзмәдек. Илле көндә өлгереп тә җиттеләр. Төп ризыкларыннан тыш, сөт, эремчек тә биргәләдек.
Раилә Галәвина,
Байлар Сабасы:
-Чебиләрне быел 11нче мартта ук алдык. 20 көнгә кадәр катнаш азык кына бирдек. Аннары бәрәңге, бодайны пешереп, үзебез тегермәндә тарттырган катнашма белән бутап ашата башладык. Арпа, бодай, көнбагыш, борчак, кукуруз, акбур, йомырка кабыгын барысын бергә тегермәндә тартабыз Катнаш азык бирүне дә туктатмадык, аны аерым тагаракка салабыз. Кычыткан, әрекмәннән дә өзмибез. Тиешле бөтен дару, витаминнарны да вакытында эчерттек. Чебиләргә ике ай булып китте, өч кило авырлык жыйганнары да бар.Май аенда ук үзеңнең чебиең өлгерү бик әйбәт бит инде, иртә алу бик отышлы икән. Хәзер халык дөрес туклану яклы, ә аның өчен чебинең ак ите, ягъни түш итен ашарга кирәк, шуңа күрә хуҗалыкта үскән чеби итенә бүгенге көндә сорау зур.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев