Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше авыл җирлегендә пневматик коралдан ату ярышы [+фоторепортаж]

Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов һәм мәдәният йорты белгечләре тарафыннан 12 июнь көнне пневматик коралдан ату ярышы оештырылды. Россия көненә багышланган әлеге чарада ир-егетләр һәм хатын-кызлар- барлыгы утыз кеше катнашты.

Мәргәннәр иң элек контроль ату ясадылар, бәйгенең төп өлешенә күчкәч алар арасында чын көрәш башланды. Ату тәмамланып, очколар саналгач, мәргәннәр арасында иң-иңнәр ачыкланды. Хатын-кызлардан беренчелекне Марина Маметова алса, икенче призлы урынга Алинә Шәймәрданова чыкты, өченче баскычта Әлфия Хәлиуллина. Ир-егетләрдән атышта иң күп очко җыеп Әнәс Рәхмәтуллин дәрәҗәле беренче призлы урынны яуласа, аннан бер-ике очкога гына калышкан Рамил Сәйфетдинов һәм Дамир Таҗиев икенче-өченче урыннарны бүлеште. Ату ярышының иганәчесе "ЭльРО" җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев