Иртәгә сабалылар чаңгыга баса
21 февральдә Лесхоз бистәсендә оешма-предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәреләчәк.
Бәйгедә катнашу өчен һәр командадан икешәр ир-егет һәм хатын-кыз оешмаларда уздырылган ярышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Ярышлар нигезләмәсендә язылганча, узышта оешма җитәкчеләре урынына аларның урынбасарлары катнаша алмый. Җитәкчеләр арасында урыннар яшькә карап (40 яшькә, 50яшькә кадәргеләр, 50дән узганнар) билгеләнәчәк. Җирәбә 10-10.30 сәгатьтә үткәрелә, ярышларга старт 11дә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев