Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә­мәүчеләргә- законнар кырыс

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә­мәүчеләргә карата законнар елдан-ел кырысрак була бара. Күптән түгел Дәүләт Думасына тагын бер закон проекты кертелүе дә шуны раслый. Закон кабул ителсә, Административ хокук бо­зулар турындагы Россия Федерациясе кодексында тагын бер яңа маддә барлыкка киләчәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр бозучылар бер яки ел ярымга машина...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә­мәүчеләргә карата законнар елдан-ел кырысрак була бара. Күптән түгел Дәүләт Думасына тагын бер закон проекты кертелүе дә шуны раслый. Закон кабул ителсә, Административ хокук бо­зулар турындагы Россия Федерациясе кодексында тагын бер яңа маддә барлыкка киләчәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр бозучылар бер яки ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Юллардагы вәзгыятьне, кешеләр үлеменә китергән һәлакәтләрне күздә тотып, РФ Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелеп тора. Әйтик, 2015 елның 1 июленнән Җинаять кодексына өстәлгән 264.1нче маддә аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылучыларга кагылышлы. Алар бил­геләнгән җәза чарасын үтеп, автомобиль йөртү таныклыгын алганнан соң, бер ел эчендә кабат исерек килеш машина йөртсәләр, җинаять кылучы булып саналалар. Бу җинаять өчен 200-300 мең сум күләмендә штраф түләттерү (яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга хәтле вакыт өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә), яки 3 елга кадәр аерым вазифаларны башкару хокукы чикләнеп, 480 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшкә тар­тылырга, яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөм­кин. Шуңа да карамастан, статистика юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык сабалылар тарафыннан да хупланмавын күрсәтә. Гәрчә әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә штраф-таләпләр шак­тый саллы булса да. 2015 елда административ җаваплылыкка тар­­тылганнан соң исерек хәлдә кабат автомобиль йөрткән өчен 6 кешегә җинаять эше кузгатылса, быел аларның саны ике тапкырдан күбрәккә артып, прокуратура хезмәткәрләре 264.1нче маддә буенча кузгатылган 14 җинаять эшендә дәүләт гаепләүчесе булып катнашты. Агымдагы елда беренче җинаять эше Раштуа көнендә Иштуган - Нырья юлында исерек хәлдә машина йөрткән 1985 елгы Альберт Шакировка кузгатылган иде. Алга таба күңелсез вакыйгалар хроникасы түбәндәгечә: 3 мартта Радик Мамурзаев - Саба - Курсабаш юлында, Илназ Насыйров - Шәмәрдән урамында, 11 майда Дамир Габдерахманов - Саба урамында, 15 июньдә Рамис Хәйретдинов - Курсабашта, 6 июльдә Газинур Ханов - Кызыл Мишәдә, 13 июльдә Илсур Җиһаншин - Иләбәр - Явлаштау юлында, 10 сентябрьдә Илшат Мурадов, 16 сентябрьдә Райнур Мохтаров икесе дә Лесхозда исе­рек хәлдә автомобиль, мотоцикл йөрткәндә тоткарланалар. Ә Илә­бәр авылыннан Илһам Гыйльманов барысын да уздыра. Ул 17 февральдә Казан - Шәмәрдән, 25 июньдә Теләче - Мамадыш юлын­да исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен тиешле җәзасын алды. Ул бер ел сынау срогы белән 9 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде һәм 2 елга транспорт белән идарә итү белән бәйле эшләр башкару хокукы чикләнде. Авто­мобиль йөртүчеләр шунысын да онытмасын иде: икенче тапкыр эләгәсең икән, җәяү йөрү вакыты 3 елга сузыла һәм яңадан руль артына утырыр алдыннан имтихан тапшырырга туры киләчәк. Нәфесеңә хуҗа булмавың аркасында хөкем ителгән кеше булып йөрүең дә бер күңелле хәл түгел.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев