Карга боткасы [фоторепортаж]
Узган якшәмбедә Саба гимназиясенең 3в сыйныфы укучылары белән әти-әниләр, "Карга ботка"сы бәйрәме үткәрдек. Әлеге чараның тәрбияви асылын сыйныф җитәкчесе Лилия Нуриева аңлатты.
Ботка пешкән арада төрле-төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. Чаңгы
ярышында Илмир Имамиев -1нче, Гадел Вәлимөхәммәтов -2нче, Самат Вәлиев һәм Самат Закирҗанов 3нче урыннарны яуладылар. Аркан тартышуда кызлар малайларны җиңделәр. Шешәгә боҗра киертүчеләр, кашыкка йомырка салып йөгерүчеләр, чүлмәк ватучылар, шулай ук март аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә бүләксез калмады. Кышны өлкәннәр һәм балалар таудан тәгәри-тәгәри шуып озаттык. Бәйрәм ахырында утта пешкән кайнар коймак белән чәй эчтек.
Ата-аналар исеменнән
Ләйсән Габдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев