Россиядә коронавирус белән авыручылар саны әзәйгән
Узган тәүлектә Россиядә 6 207 кешедә коронавирус ачыкланган. Әлеге күрсәткеч 2020 елның 21 сентябреннән бирле минимум булып тора. Бу хакта вирус таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.
1 152 авыручы хастаханәгә җибәрелгән, алдагы көнгә караганда бу сан 20,1 процентка кимрәк. Оператив штабта хәбәр итүләренчә, авырулар саны илнең 47 төбәгендә кимегән. Ә 26 төбәктә авыручылар саны арту күзәтелә.
Бер тәүлек эчендә 7 502 кеше савыккан, 136 кеше үлгән.
Гомумән алганда, Covid-19 белән авыручылар саны күрсәткече алдагы җиде көндә 16,2 процентка кимегән.
Татарстанда коронавирусның кичә 210 кешедә ачыклануы турында«Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев